Шәһри Казан

Баласын 300 мең сумга сатарга җыенган

Екатеринбургта яшәүче 36 яшьлек Нәргизә җиде яшьлек улын 300 мең сумга сатарга маташкан. Хатынга «Ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган баланы сату»  маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче баласын башка гаиләгә тапшыру турындагы белдерүне социаль челтәрдә урнаштырган. Әлеге язманы полицейскийлар һәм «Альтернатива» хәрәкәте волонтерлары (кешеләрне сату белән көрәш буенча оешма) күреп алган. Волонтерларның берсе Нәргизәгә үзен сатып алучы буларак таныштыра. "Алыш-биреш" нең нечкәлекләре турында бер сәүдә үзәгендә урнашкан ресторан янында сөйләшергә килешкәннәр. 

«Ахырга кадәр кемнеңдер шаяруы булып чыгар дип өметләнгән идек. Безнең әлеге "операциягә" хокук сакчылары да кушылды. Наргизә алдан әзерләнеп куйган акчаны алды һәм, ике дә уйламыйча, баласын хезмәткәребезгә биреп җибәрде», - дип белдерде «Альтернатива» хәрәкәтенең волонтеры.

Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, оператив хезмәткәрләр баланы «сату-алу» операциясенә ныклап әзерләнгәннәр. 

«Әни кеше моңарчы җинаять җаваплылыгына тартылмаган, әмма аңа карата этил спирты белән законсыз сәүдә иткәне өчен административ эш кузгатылган. Гаилә башлыгы, янәсе, хатынының баланы сатуы турында белми калган», - дип сөйләгән полицейский.

Реклама

Хатын-кыз сүзләренә караганда, мондый адымга ул финанс кыенлыклары аркасында барган. Шул ук вакытта шикләнелүченең ире полицейскийларга аена 120 мең сум акча эшлим дип сөйләгән. 

Әнисе сатарга җыенган малай хастаханәдә, биредә аңа медицина ярдәме күрсәтелә. Кирәкле процедураларны үткәргәннән соң, аның алга таба тору урыны турындагы мәсьәлә хәл ителәчәк.
Әгәр гаебе исбатланса,  баласын саткан өчен әни кешегә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: