Шәһри Казан

"Барысы өчен дә рәхмәт": Динә Гарипова Градскийның үлеме уңаеннан кайгыруын белдерде

"Голос" җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова инстаграм сәхифәсендә остазы Александр Градский турында җылы сүзләр язган, ул кичә вафат булды. Маэстрога 72 яшь иде.

"Кадерле Александр Борисович, без Сезне һәрчак яратачакбыз... Барысы өчен дә рәхмәт", - дип язган Динә Гарипова.
Меңнәрчә җанатарлары аңа кушылып, җырчының кайгысын уртаклашкан комментарийлар калдырган.
"Җир йөзендә берни дә эзсез генә узмый...", "Александр Борисовичка Сезне ачканы өчен рәхмәт! Хәтерлибез һәм хәсрәтләнәбез! "Бик кызганыч! Бөек кеше, музыкант һәм иң яхшы остаз! "- дип язганнар Динәнең җанатарлары.
Александр Градский соңгы сулышына кадәр эшләде, "Голос 10" шоуының юбилей сезонында катнашты, командасына өйрәнчекләр җыйды. Нәкъ менә Градский Дина Гарипова өчен 2012 елда иң яхшы остаз булды, аның белән җиңү яулады. Соңыннан Яшел Үзән кызы "Евровидение" финалисты булды, бишенче урын яулады.

 

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: