Реклама
30 августта Волгоград тирәләренә Тойота Камри һәм цемент ташучы машина бәрелешә. Нәтиҗәдә, Тверьдән ярышлардан кайтып килүче өч спортчы һәлак була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Тойота машинасы каршы як полосага чыга һәм цемент ташучы транспорт белән маңгайга маңгай бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир һәлак була. Ике транспорт йөртүчесен дә авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр итә V1.RU. Чыганак мәгълүматларына караганда, Тойотада универсаль көрәш буенча ярышларда катнашучы һәм анда җиңү яулаучы егетләр кайтып барган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз