Шәһри Казан

Биш үсмер билгесез матдә белән агуланган, өчесе-авыр хәлдә

Уфада 12 августта көндез биш үсмерне аңсыз килеш табып алалар. 

«Бөтен Уфа» телекомпаниясе мәгълүматлары буенча, аларны Сипайлово микрорайонында урнашкан бер фатирда тапканнар.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, яшүсмерләр билгесез матдә белән агуланган һәм спиртның токсик тәэсиреннән зыян күргән.

Реклама

Хәзерге вакытта балалар хастаханәдә дәвалана. Өчесе авыр хәлдә, икесенең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: