Шәһри Казан

“Болгар радиосы”нда “Милләтем бизәкләре” радиосериалы!

Күптән түгел “Болгар радиосы”нда яңа, үзенчәлекле тапшыру –радиосериал барлыкка килде. “Милләтем бизәкләре”. Кыска гына вакыт эчендә Хәсән Туфан, Дәрдмән, Ренат Харис, Айрат Арсланов, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый кебек олпат шәхесләргә багышланган тапшырулар дөнья күрде. 

Радиосериалда язучы булырга хыялланган яшь егет Илһам һәм аны татар әдәбияты классиклары, сәнгать әхелләре белән таныштыручы яшь кыз Мәдхия төп рольләрне башкара! Тапшыруны Камал театры артистлары Зөлфия һәм Раил Шәмсуаровлар алып бара.

Монда  махсус сайланган классик һәм хәзерге заман язучыларының әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителә. Шулай ук радио фондында сакланган уникаль язмалар кулланыла. Тапшыруда татар теленең камиллегенә, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, милли киемнәренә, татар гаиләсе кыйммәтләренә, балалар тәрбияләү, ата-ананы хөрмәтләүгә багышланган сәхифәләр булачак. 

Реклама

“Болгар радиосы”ның ВКОНТАКТЕ төркемендә дә “Милләтем бизәкләре”нә багышланган махсус сәхифә булдырылды. Әлеге сәхифәдә тапшыруда сөйләнгән шәхесләрнең фотосүрәтләре урнаштырыла. Бу - фикер алышу өчен махсус мәйданчык! Радиотыңлаучыларыбыз комментарийлар калдырып тапшыруыбызда катнаша ала.
Радиосериал һәр шимбә һәм якшәмбе 11.24 сәг. “Болгар радиосы” дулкынында яңгырый! Тыңламый калмагыз!


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: