Реклама
Бөтенроссия мөселман балалар сабан туе инде сигезенче ел уздырыла. Быел аны 26 июльгә билгеләгәннәр. Бу юлы бәйрәм Балтач районы Борбаш авылында узачак. Сабан туена Татарстаннан читтә яшәүче Россиянең башка төбәкләреннән дә балалар җыелыр дип көтелә. Бәйрәм кунаклары өчен бәйгеләр, викториналар уздырылачак. Балаларны тәмле чәй табыны, бәйгеләрдә җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә....
Бөтенроссия мөселман балалар сабан туе инде сигезенче ел уздырыла. Быел аны 26 июльгә билгеләгәннәр. Бу юлы бәйрәм Балтач районы Борбаш авылында узачак. Сабан туена Татарстаннан читтә яшәүче Россиянең башка төбәкләреннән дә балалар җыелыр дип көтелә. Бәйрәм кунаклары өчен бәйгеләр, викториналар уздырылачак. Балаларны тәмле чәй табыны, бәйгеләрдә җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.
Искәртеп узабыз: Быел Казанда Сабан туе 1 августка билгеләнгән. Ә Татарстанның районнарында, авылларда бәйрәм 6-7 июньдә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз