Шәһри Казан

Бу атнада авыл авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый

Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 15 сентябрьдә, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итте.

Киңәйтелгән ярминкәләр 7 мәйданда булачак: Авиатөзелеш райоында Ленинград ур., 27 адресы буенча “Бәхетле” сәүдә үзәге янында, Вахитов районында Татарстан ур., 53 адресы буенча Тинчурин скверы каршында, Киров районында Кызыл Кокшай ур., 150 адресы буенча, “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге каршында, Яңа Савин районында Ямашев пр.,71а адресы буенча “Бәхетле” сәүдә үзәге каршында, Идел буе районында Җиңү пр., 50а адресы буенча “Чулпан” мәдәни үзәге янында, Совет районында “Казан” агропаркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Липатов ур., 7 адресы буенча.

Моннан кала, бакчачылар үзләре үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне түбәндәге урыннарда сата ала: Беломорск ур., 69; Ильич ур., 1; Батыршин ур., 20; Лаврентьев ур., 10; Фучик ур., 72; Зәкиев ур., 12; шулай ук Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә.

Реклама

Чехов базарын масштаблы реконструкцияләү белән бәйле рәвештә быел ярминкәләр анда узмаячак. Әмма моңа алмашка яңа мәйданчыклар өстәлде: Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендә һәм Җиңү пр., 50а адресы буенча.

Ярминкәләр атна саен, шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: