Реклама
Буа районында 400 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы файдалануга тапшырылган.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бина заманча җиһазландырылган. Терлекне асрау өчен дә, хуҗалык белгечләренә нәтиҗәле эш алып бару өчен дә барлык шартлар тудырылган.
Сөт саву залы берьюлы 24 сыерны сыйдыра. Анда көненә ничә литр сөт алынганын күрсәтә торган электрон табло да урнаштырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз