Шәһри Казан
16+

Буяу фестивале Казанда була

13-14 май көннәрендә Казанның «Кырлай» паркында язның иң матур, истә калырлык чараларының берсе - Бөтенроссия буяу фестивале үтәчәк. Узган ел бу чарада илнең 80 шәһәре катнашырга өлгергән.

Кешеләр бер-берсен төрле төскә керткән буяу - натураль продуктлардан эшләнгән, экологик яктан чиста, югач киемдә эз калдырмый. Шуңа да бәйрәмдә курыкмыйча катнашып була.

Реклама

Фестиваль тагын да күңелле үтсен өчен анда россиянең иң текә диджейлары һәм музыкаль төркемнәре чакырыла. Фестивальгә керү ирекле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: