Шәһри Казан

Чаллыда газ шартлаган йортта һәлак булган Чаллы кызын күптән түгел "КАМАЗ"да яңа вазыйфага күчергәннәр

Автогигант Аделина Загриева гаиләсенә ярдәм итәчәк, дип яза "Челнинские известия".

Кичәге фаҗигадә һәлак булган 22 яшьлек Аделина Загриева өч ел автогигантта эшләгән, ул "КАМАЗ автоЗапчасть" ҖЧҖндә кладовощик булган, ә сентябрьдә контролер вазифасына күчерелгән. Элегрәк аның апасы да бу предприятиедә эшләгән.

"Челнинские известия"нә "КАМАЗ" профкомы рәисе урынбасары Андрей Конюков хәбәр иткәнчә, шәһәр һәм автогигант администрациясе ягыннан һәлак булган кыз гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, шартлаган 48/20 йортта "КАМАЗ" пенсионерлары да яши. Аларга шулай ук ярдәм күрсәтеләчәк.
Шул ук темага: Шартлау булган фатирның хуҗасы газга рөхсәтсез тоташкан

Реклама

Чаллы фаҗигасендә үлүче дә бар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: