Популяр җырчы Чәчкә күңелле яңалык җиткерде.
Чәчкә икенче тапкыр әни булырга җыена. "Минем бер серем бар! Бүген, дусларым, мин аны сезгә ачарга булдым. Аңлатып тору кирәк түгелдер, дип уйлыйм", – дип язган ул йөкле килеш төшкән видео астына.
Чәчкә тормыш иптәше Ирек белән Весна исемле кыз үстерәләр. Безгә билгеле булганча, сабый март аенда туачак.
Гыйбадуллиннар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз!
5
0
Комментарийлар