Шәһри Казан

Данис Зарипов ничәнче тапкыр өйләнә?

Данис белән Альбина бәби көтә.

"Ак Барс" хоккей клубының 40 яшьлек һөҗүмчесе һәм капитаны Данис Зариповның сөйгәне Альбина Әхмәтовага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганы турында язган идек. Альбинаның туган көнендә Данис аңа алты букет роза һәм танылган ювелир бренды ясаган йөзек бүләк иткән иде. Кыз, әлбәттә, тәкъдимне кире какмаган һәм үзе дә "мин әйе дип әйттем", дип пост урнаштырган.

"Челнинские известия" язганча, Данис белән Альбина бәби көтә. УЗИ малай була дигән. Димәк, Данисның гаилә спорт династиясен дәвам итү мөмкинлеге бар. Аның бертуган энекәше дә, 18 яшьлек малае да хоккей уйныйлар.

Реклама

Сүз уңаеннан, Зарипов өченче тапкыр өйләнергә җыена.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 28 октябрь 2021 - 10:04
    Без имени
    Данис, улым! Гаиләңне ташлама. Ыштансыз кызлар адым саен. Алар белән гаиләңә сиздермичә дә ҡүңел ачып була. Алай дәртеңә, акчаң ҡүплегенә чыдаша алмасаң. Бу кызның да бит тора-бара кирле-морлы характерлары ачылачак. Бит бу дөньяга идеальный кеше туа алмый. Һәркемнең дә яхщы ягы бар, тискәре ягы да бар. Шуңа күрә үзеңнең беренче гаиләңнең кадерен белеп, матур яшә! Ә ыштансызлар белән болай вакыт уздыру өчен, вакытлыча гына ярый, алай бик каты дәртең ташып торса инде., Әмма һәр кешенең үз гаиләсе, үзенең җәннәт почмагы булып санала. Акчаң күп булып, кая куярга белмәсәң, мескен, аз керемле гаиләләргә яисә ащ пенсия алучыларга ярдәм ит! Саваплы булырсың. Ахирәт көнендә җәннәтле булырсың, шәт иншаллаһ!
  • 28 октябрь 2021 - 03:20
    Без имени
    Эле тагын бер тапкыр ойлэнэ ала эле. 4 нче тапкыр.
  • 27 октябрь 2021 - 19:48
    Без имени
    Бер семьясын алып бара алмаган кешедэн ни котэсе, беренче хэр вакыттада беренче урында булырга тиеш, атлаган саен ойлэну, кияугэ чыгу,дорес куренеш тугел,эзрэк монсында уйласын идедэ бит
  • 27 октябрь 2021 - 19:42
    Без имени
    Акча куп булгач, кая куярга белми инде, ." Татар байса хатын ала, урыс байса чиркэу сала"--ди мэкаль