Шәһри Казан
16+

Депутатларның халык белән очрашулары дәвам итә

2017 елның беренче кварталындагы төбәк атналыгы кысаларында Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлары гражданнар белән җәмәгать кабул итү урыннарында очрашулар дәвам итә.

Бүген төбәк җәмәгать кабул итү урыннарында гражданнарны 10:00-13:00 сәгатьләрдә Марат Бариев кабул итте. Иртәгә исә халык белән 14:00-17:00 сәгатьләрдә Ирек Зиннуров очрашачак.
Гражданнарны кабул итү партиянең теркәлгән районнарындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә һәм "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстандагы төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә булачак. Очрашуга Казан шәһәре Карл Маркс урамы, 31/7 йорт адресы буенча килергә кирәк.

Өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 номеры буенча алырга мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: