Шәһри Казан

Дәүләт Думасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Зур булмаган хокук бозулар өчен автомобильчеләргә штраф түгел, ә кисәтү ясаячаклар. Дәүләт Думасына шундый эчтәлекле канун проектын кертергә җыеналар. Бу хакта «Известия» яза.

Сүз пычрак номерлар, өйдә онытылып калган машина йөртү хокуклары, борылышка кергәндә махсус сигнал ярдәмендә белгертмәгән, вак-төяк җитешсезлекләр булган автомобиль белән идарә иткән һәм ут приборларын дөрес кулланмаган өчен штрафлар турында бара. Документка аңлатма язуында әйтелгәнчә, әгәр автомобильдән файдалануны тыя торган барлык шартлар да үтәлсә, Россиядә автомобиль транспортына кытлык барлыкка киләчәк. 

Реклама

Шул ук вакытта закон проектында кайбер кагыйдәләрне катгыйландыруга да тукталганнар. Әйтик, иминлек каешын эләктермәгән өчен штрафны — 1дән 5 мең сумга кадәр, ә баланы махсус  креслога утыртмаган өчен штраф күләмен 3тән 5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә. Канун проекты уртача тизлекне арттырган өчен штрафларны кире кайтарырга тәкъдим итә. Тик «Россия автомобильчеләре хәрәкәте» рәисе Виктор Похмелкин штраф турындагы карарда хокук бозуның кылу вакыты һәм урыны төгәл күрсәтелергә тиеш, дип искәртә. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: