Шәһри Казан

Дәүләт тагын акча бирә. Бу юлы кемгә?

Бюджеттан өстәмә 28 млрд сум акча бүленәчәк.

Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итүне туктатмый. Бу максатка казнадан 28 млрд сум акча бүленәчәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында. 

Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, өстәмә 6 млрд сум бүленәчәк, дип яза "РИА Новости".

Реклама

Билгеле булганча, Федераль Җыенга юллама вакытында, 18 яшькә кадәрле балалары булганнарга унар мең сум акча бүлеп бирергә кушкан иде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: