Шәһри Казан

Дәүләт ярдәме: авыл ипотекасын алучылар арта

Татарстанда 2300дән артык гаилә ташламалы шартларда авыл җирендә күчемсез мөлкәт сатып ала алды.

Республика халкы финанс ярдәмен Россельхозбанкның «Авыл ипотекасы» программасы нигезендә  алды. Халыкка күрсәтелгән ярдәмнең гомуми күләме 5 миллиард сумнан артып китте.  Ипотека кредитының уртача чегы 2,2 миллион сум тәшкил итә.

Авыл ипотекасының өстенлекләре һәм авылда яшәүнең уңай яклары  турында татарстанлылар үзләре сөйли.

Реклама

“Авылда туып-үстем, шуңа күрә үз йортымда яшәргә яратам. Биредә уңай да, тыныч та. Хәзер авыл ипотекасы буенча яңа йорт сатып алдым һәм сөенеп туя алмыйм”, - дип, шактлыгы белән  уртаклашты Питрәч районында яшәүче Гүзәлия Хәсәнова.

 Татарстанда авыл ипотекасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ташламалы кредит алу өчен Россельхозбанк офисына мөрәҗәгать итәргә яки Свое Жилье: https://svoedom.ru/  сайтында заявка  калдырырга кирәк.

Авыл ипотекасы буенча кредит алу шартларын исегезгә төшерәбез:  потенциаль заемчының яше 21 яшькә җиткән,  Россия Федерациясе территориясендә даими яки вакытлыча теркәлгән булырга  тиеш.  Татарстан Республикасы территориясендә күчемсез мөлкәт  объекты сатып алганда кредитның максималь күләме  3 млн. сум тәшкил итә. Кредитны 25 елга кадәр алырга мөмкин,   беренчел кертем 10%тан  башлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: