Шәһри Казан

Донбасстан Казанга 25 табиб кайткан

Республикага 25 табиб кайтты-болар хирурглар, медбратлар, фельдшерлар, РКХ һәм Казанның 7нче Шәһәр хастаханәсе шоферлары. Бу хакта «Татарстан медицинасы» Телеграм-каналы хәбәр итә.

«Безгә мөрәҗәгать иткән пациентлар коточкыч шартларда, яктылык, су, газ булмаган подвалларда яшиләр. Аларның һәрберсе, медицина ярдәме сорап кына калмыйча, ә эч-серләрен бушатырга да килә иде. Аларның бездән күтәренке күңел белән китүләре сөендерә», — дип сөйләде ультратавыш диагностикасы табибы Юрий Дзукаев.

Реклама

«Вазифагызны намус белән үтәвегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә", — диде ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы барлык медикларның да бүләкләнәчәген әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: