Реклама
Татарстанда 45 яшьлек ир үзенең әтисен үтергән.
Бу хәл Лаеш районының Среднее Девятово авылында булган. 45 яшьлек ир берничә көн тоташ спиртлы эчемлекләр эчкән. 69 яшьлек әтисенең “эчүеңне ташла” дигән сүзе аңа ошамаган һәм ул аның күкрәгенә пычак белән кадаган. Ата кеше шундук җан биргән.
Әтисен үтергән иргә карата җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен таныган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз