Реклама
Австралия лабрадудле токымлы эте белән оныгының фотоларын Истагарамга куеп көненә меңләгән "лайк"лар җыя икән америкалы Сэнди Свиридофф.
Ә мондый популярлыкның сәбәбе шунда: ул Риган кушаматлы эт белән оныгын бер төрле киемнәрдән фотога төшергә ярата икән.
Сэндиның кызы тәрбиягә алган малайга да, эткә дә икешәр яшь. Бәләкәчләр бер-берсеннән аерым торырга яратмыйлар, ди. Оныгы йоклаганда эт аның йокы бүлмәсенең ишеге төбендә иптәшенең уянганын көтеп тора, дип сөйләгән Сэнди The Daily Mailга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз