Шәһри Казан

Фирдүс Тямаевны кабат Уфага "кертмиләр"

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Уфадагы концертлары кабат өзелгән.

Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итте.

“Уфада яшәүче кадерле тамашачым! Кызганычка каршы, Уфада 5 көн рәттән буласы концертларым өзелде. Бүген хат җибәрделәр - рөхсәт юк! Ярар әле Уфага килеп җиткәч әйтмәделәр, анысы өчен дә зур рәхмәт. Сезнең алдыгызда гафу үтенәм. Кәефләрне төшермибез. Только вперед! Мин сезне просто люблю и все!” - дип язган Фирдүс.

Реклама

Фирдүснең Уфадагы концертлары 13-18 декабрьдә булырга тиеш булган. Беренче концертлары исә апрельдә өзелгән иде. Фирдүс тамашачыларыннан һәм төркеменнән гафу үтенде, май яки июнь аенда Татарстан белән Башкортстан чигендә ачык һавада бушлай концерт куячагын әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: