Шәһри Казан

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында премьера

29 нчы һәм 30 нчы гыйнвар кичке сәгать 6 да  Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында премьера! АЛТЫНЧ[AE]Ч , (12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен)

Цивилизация кыйпылчыклары
(Кыйсса)

Бер сәгать эчендә нәрсә турында сөйләшергә була?
Мөгаен, үзең турында. Әмма, юк, ничек өлгерәсең ди.
Син бит – куллар, аяклар, чәч толымы, яңа татуировка, телефон моделе, яшәгән урамың, өй номерың, фатирың, әти-әниең, мәгънәсез этең, уку йортындагы баллар, кичләрен йоклар алдыннан искә төшерә торган хыялың гына түгел.
Син – миллион еллар буе кешелек җавап эзләгән һәм таба алмаган искиткеч программа.

Реклама

Тапкырларга һәм бүләргә.
Кушарга һәм алырга.
Була.
Ә асылда син – бер.
Калганы – статистика.

Спектакльнең иҗат төркеме:
Пьеса авторлары – Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Куючы режиссер – Резеда Гарипова
Рәссамнар: Галина Судакова, Ленар Гыйльметдинов
Костюмнар буенча рәссам: Галина Судакова
Ут буенча рәссам: Илшат Сәяхов
Видео буенча рәссамнар: Александра Сенчукова, Чыңгыз Абызов
Куючы хореограф: Елена Музеева
Композитор: JUNA төркеме
Хормейстер: Лилия Зәйнуллина
Режиссер ярдәмчеләре: Лиана Мөхәммәтгалиева, Эльвира Карпухинам

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: