Шәһри Казан

Гаилә юбилейларын билгеләп үткән парларны акчалата бүләк көтә!

Казанда бергә гомер итүләренең 50, 60 һәм 70 еллыгын билгеләп үтүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак.

Башкарма комитетының бу хактагы карары мэрия сайтындагы Электрон документлар җыентыгында бар.

«Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, җәмгыятьтә гаилә ролен һәм абруен күтәрү <...> максатыннан юбиляр гаиләләрне бүләкләү турындагы нигезләмәне расларга», диелгән документта.

Шулай итеп, никахларын законлы теркәгәнгә 50 ел булган гаиләгә – 6 мең сум, 60 ел бергә яшәүчеләргә – 10 мең сум, ә гаилә корганнарына 70 ел булучыларга 25 мең сум биреләчәк.

Реклама

Шул ук вакытта мэрия гаилә юбилейларын 2022 елда билгеләп үткән парларны да бүләкләргә җыена. Узган ел алтын һәм бриллиант туйлары булган парлар – өчәр мең сум, ә 70 ел бергә яшәүчеләр 5 мең сум алачак.

Туйга ничә ел булуга карап, гадәттә түгәрәк даталар билгеле бер атама белән аталып йөртелә. 70 елдан соң парлар «Бәрәкәт туй» билгеләп үтә.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 февраль 2023 - 08:34
    Без имени
    Э нигэ Казанда гына, Татарстан буенча тугел, андый парларны куп дип белэлэр ме эллэ, минем кайнатам белэн кайнанам бергэ 64 ел гомер итэлэр, Ходай куп курмэсен. Исэн-сау ,тигезлектэ яшэргэ язсын аларга .