Шәһри Казан

Газинур Морат "Татарстанның халык шагыйре" булды!

Шагыйрь Газинур Моратка «Татарстан Республикасының халык шагыйре» исеме бирелде.

Әлеге Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 24 сентябрьдә имзалаган.

«Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм купьеллык иҗади эшчәнлеге өчен шагыйрь, «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесенең матур әдәбият редакциясе мөдире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Моратов Газинур Васикъ улына «Татарстан Республикасы халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирергә», диелгән Указда.

Реклама

Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: