Реклама
Фаҗига 24 июньдә Башкортстанның Янаул районында килеп чыга. Йөк поезды 14 яшьлек кызны бәрдергән. Алган җәрәхәтләрдән яшүсмер шунда ук җан биргән.
"112" ашыгыч ярдәм хезмәте мәгълүматы буенча, состав Әгерҗе — Дружинино маршруты буенча хәрәкәт иткән.
Фаҗиганең шартларын һәм сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.
Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, балалар катнашында фаҗига килеп чыгуның сәбәпләре ата-аналарның сабыйларына күз-колак булмавы белән бәйле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз