Шәһри Казан

Гөлназ Асаева: "Ирем дә барачак, ул әзер, ул тели!"

Җырчы Гөлназ Асаеваның ире Вильдан да махсус хәрби операциягә барырга мөмкин.

Бу хакта Гөлназ социаль челтәрдә хәбәр итте.

Реклама

“Бәлки мин бу мәсьәләдә барысын да аңлап та бетермимдер, ләкин “үзегез сугышыгыз, безгә ул кирәк түгел” дип үз иленнән качкан ирләрне аңламыйм. Хәер, аларны ирләр дип әйтеп тә булмый. Россиядә туып-үскән, биредә үзен тапкан, акча эшләгән кеше бер мизгелдә әти-әнисен, туганнарын, бөтен кешене ташлап китә. Мин шок хәлендә. Без Вильдан белән бу турыда сөйләштек. Мин 99 процент ышанып әйтә алам – минем ирем дә сугышка барачак. Ул әзер, ул тели, чөнки моннан качу мөмкин түгел. Әгәр дә ул башка фикердә булса, без, мөгаен, бергә дә булмас идек. Ә концертларга килгәндә, шуны әйтәсем килә: сез барыгыз да эшлисез, берегезне дә тәнкыйтьләмибез. Шуңа күрә теләсә нәрсә сөйләмәвегезне үтенәм. Без дә кешеләр, сездәге кебек үк кредитлар да, ипотекалар да бар”, - дип язган Гөлназ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 сентябрь 2022 - 23:30
    Без имени
    Как всегда Гульназ на высоте! Молодец! Гел шулай туры сузле, качан роса йорисен! Узен яшь булсада фикерларен хар вакыт дорес! Уважаю, так держать!