Шәһри Казан

Гөлназ Миньязова: "Бер-беребезне сынар өчен бирелгән вакыт булган ул"

Танылган алып баручы Гөлназ Миньязова ире Илнур Фәйзрахмановны туган көне белән котлап, элекккеге фотосын урнаштырган һәм матур котлау сүзләре язган. 

“Иии хәтерлим, бу ал күлмәкне дә, туй костюмының бу ак пиджагын да. Ничә тапшыру шушы пиджакны киеп төшерелгәндер, ничә концерт алып барылгандыр... Яшь чак дисәң, шушы фото күз алдына килә дә баса. Шулай итеп кенә беләм сине. 42 яшь тулган бүген дип, маңгайда, күз кырыенда инде җыерчыклар бар дип түгел.

19 ел бергә. Шуның 4 елы аерым үтелсә дә, бер-беребезне аңлар, сынар өчен бирелгән вакыт булган ул. Җиткән улыбыз, үсеп килүче кызыбыз бар, без бар. Балаларың - синең дәвамың. Аларның әниләре итеп мине сайлавың өчен, бөтен яхшылыкларың, авырлыклар өчен дә рәхмәт сиңа.

Реклама

Елый, елый язам... Сине, мине белмәгәннәргә сәер бит. Я талашып бетәләр, я кушылып куялар. Нәрсә инде бу, диярләр... Мин сиңа сәламәтлек телим, үзең турында да уйлый башлавыңны телим. Яратуыңны беләм, сизәм. Киләчәктә гел бергә булыйк, яныңнан яратып мин барырмын. Хеппи бездей, Илнурик”, - дип язган Гөлназ.

Без дә Илнурны туган көне белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 18 август 2022 - 22:18
    Без имени
    Бик сэер ханым сез! Элек Ильнурны хурладыгыз, хэзер зурлыйсыз🤷‍♀️
  • 18 август 2022 - 13:44
    Без имени
    Илнурны белгэннэргэ тагы да сэерерэк...Анын турында нэрсэ генэ сойлэмэден ,обидно за Илнура