Шәһри Казан
16+

Гөлназ Шәрипҗанова: "Гафу итегез, зинһар, тагын бер кат"

Сәхнәдә җырлаган вакытта Гөлназ Шәрипҗанованың кинәт хәле начарланган.

Кичә Арчада танылган җырлы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановарның концерты булды. Сәхнәдә җырлаган вакытта Гөлназ Шәрипҗанованың кинәт хәле начарланган.

"Күзаллары караңгыланып китте, аяклар тотмый башлады, кинәт баш әйләнде", - ди Гөлназ. Аны тиз генә урындыкка утыртып су биргәннәр. "Урындык кына булышмады, урамга алып чыгып киттеләр", - ди ул.

Реклама

Концерт өзелмәгән, дәвам иткән. "Арча, бар да яхшы. Гафу итегез, зинһар, тагын бер кат", - дип язган Гөлназ.

Концертның сценарий авторы Рафил Галимуллин: "Көндез һава тутырды, ә кич үзенә һава җитмәдеме шунда, борчылдымы яки арумы, бәлкем авырлыдыр диючеләр дә булды тамашачы арасында", - ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: