Шәһри Казан

Иң борынгы күлмәкнең “яше” – биш мең ел

Радиоуглеродлы анализ Мисырда табылган күлмәкнең кешелек тарихындагы иң борынгы кием булуын исбатлаган. Моның турында «The Independent» сайтында хәбәр ителә, дип яза Lenta.ru.

Күлмәкнең «яше» - 5,1-5,5 мең ел. Аны беренче тапкыр 1913 елда Мисырда барган казу эшләре вакытында тапканнар. Күлмәкнең тарих өчен кыйммәтле әйбер булуын 1977 елда гына аңлаганнар. 1990 еллар башында исә Лондонга экспертизага җибәргәннәр. Соры төстәге күлмәкнең итәге сакланмаган, шуңа да озынлыгы турында берни әйтеп булмый. Кием Беренче династия вакытында Борынгы Мисырда яшәгән хатын-кызныкы булагн дигән фараз бар. Аны Лондондагы Виктория һәм Альберт музеенда күрергә була. Үз «яшенә» караганда, яхшы сакланган.

Реклама

Фото: lady-forever.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: