Шәһри Казан

Идел елгасында теплоход белән баржа бәрелешкән

Кичә кичке тугызлар тирәсендә Татарстанда Идел елгасының 1383нче чакрымында вак таш төялгән теплоход белән баржа бәрелешкән, баржаны тягач тартып барган.

Теплоходта кул белән идарә итү системасы сафтан чыккан һәм судно уң як борыны белән баржага килеп бәрелгән.

Баржаның ватерлиниядән 5 сантиметр өстәрәк борты тишелгән. Беркем дә зыян күрмәгән, су тишектән эчкә үтми. Казан транспорт полициясенең оператив төркеме авариянең сәбәпләрен ачыклый.

Реклама

Күзәтү ведомствосы әлеге уңайдан тикшерү үткәрә, вазгыять Идел буе транспорт прокуратурасы контролендә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: