Шәһри Казан

Ике сабыйга ялгыш ковидка каршы прививка ясаганнар

Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә ике балага ялгыш коронавируска каршы прививка ясаганнар.

Сабыйларга дифтерия, столбняк, коклюш һәм гепатит В прививкасы урынына Pfizer препаратын кадаганнар. Бу хәлдән соң, ике айлык кыз белән дүрт айлык малайны югары тән температурасы белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.

Реклама

Прививкаларны бутаган шәфкать туташы вакытлыча эшеннән азат ителгән. Тикшерү эшләре алып барыла.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 декабрь 2021 - 10:43
    Без имени
    Ялгыш кадамаганнар инде аны, опыт ясаргадыр вакытлыча тугел, гомерлеккэ азат итэргэ,и узенэ кадарга.Кеше гомерен бер тиенгэ санамыйлар, кабахатлар