Шәһри Казан

Ильмира Нәгыймова: "Сез минем нинди авырлыклар кичергәнемне белмисез"

«Үзеңне генә куясың, үзеңне яратасың, туйдырдың… Ашарга пешергәнеңне, сыер сауганыңны, балаларыңны куй, ирең кайда?» — дип хатлар юллаучы хейтерларына Ильмира җавап әзерләгән. 

«Сез минем нинди авырлыклар кичергәнемне белмисез. Мин аны күрсәтмим һәм күрсәтмәячәкмен дә. Чөнки мин андый кеше түгел! Читтән барысы да башкача күренә шул», — дип язган үзәгенә үткән хейтерларына Ильмира Нәгыймова. Баксаң, виртуаль дуслары соңгы арада җырчының кыяфәтенә бик каты бәйләнә башлаганнар. 

«Үзеңне генә куясың, үзеңне яратасың, туйдырдың… Ашарга пешергәнеңне, сыер сауганыңны, балаларыңны куй, ирең кайда?» — дип хатлар юллаучы хейтерларына Ильмира җавап әзерләгән. 

«Мин кеше фикере белән яшәмим! Нәрсә куясым килә — шуны куям! Минем аккаунт! Минем иҗатым сезгә кызык булмаса, беркем дә мәҗбүри монда тотмый. Ә менә мине хурларга кирәкми. Мин дә кеше баласы… Минем әни көн дә барлык комментарийларны укып бара… Ул — биш бала анасы. Аның күңеленә бик авыр надан буш аккаунттан язган комментарийларыгыз. Мин аны гел тынычландырам. Минем гомергә әти-әниемнең битенә кызыллык китергәнем булмады hәм китермәячәкмен дә.

Балачактан ук тырыш идем, үз көчем, тавышым белән сәхнәгә мендем! 

Тиздән сезне яңа клипларым hәм җырларым белән сөендерәчәкмен! Шәхси тормышыма кагылмагыз!

Реклама

Башка ирең кайда дип сорамагыз», — дигән ул. 

«Бик күптән кирәк иде мондый эчтәлектәге пост», — дип куәтләгәннәр Ильмираны кайбер инстачылар.

«Ильмира — безнең авыл кызы. Шәхсән минем күз алдында үсте. Бик кечкенәдән тырыш иде. Җәй буе урманнан җиләк, мәтрүшкә җыеп, кайтып кермәде. Тырышып укыды. Безнең белән бергә кечкенәдән сәхнәдә чыгышлар ясый иде. Үз көче, үз таланты белән сәхнәгә чыкты. Ире белән ике бала тәрбиялиләр. Аптырыйм бу кешегә»;

«Эт өрә тора, бүре йөри тора. Баштан үтте инде андый хәлләр. Чәйнәделәр-чәйнәделәр дә, йота гына алмадылар. Синең кебек талант иясе булып карасыннар башта»;

«Матурлыкны яшерергә ярамый. Дөньяны матурлык коткарыр. Минемчә, син безнең татар этсрадасы җырчылары арасында иң чибәре. Шуның өстенә матур җырлыйсың да. Талантлы! Ходай бөтенесен дә өеп биргән! Күз генә тимәсен», — дип яза алар.

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 26 июль 2021 - 07:37
    Без имени
    СЕЗ СЭХНЭ КЕШЕЛЭРЕ СЕЗНЕ СОЙЛЭРЛЭР ИНДЕ ,...ДОРЕСЕН ГЕНЭ ЭЙТКЭНДЭ АКЛАНЫП ТОРАСЫ ТУГЕЛ ШАРТЛАТЫП КУЗЕН ЧЫГАРЫРЛЫК ИТЕП УЗЕНЭ БЭРЕП ЭЙТЕРГЭ КИРЭК,,ЭГЭРДЭ ДОРЕС ЭЙТЭЛЭР ИКЭН СИНЕН ТУРЫДА АНА НЭРСЭГЭ УПКЭЛЭРЛЭ,НИОДИ БУЛГАН ШУНДЫЙ...ЖИГЕЛ ГЕНЭ УТКРДЭ Ж ИБЭРЭСЕН ЯЛГАН БУЛВРГА ТИЕШ ТУГЕЛ,АЛАЙСАМ КАЙБРРЭКЛЭР ,,,ПРЕЗРДЕНТ БАЛАСЫ МЕНИ БОРЫН КУККЭ ЖИТЭ,КУТЭРЕЛЭ,ЖЕНЕМ СОЙМИ АНДЫЙ 2 ЙОЗЛЕЛЭРНЕ.....МЕНЭ ШУЛАЙ....
  • 26 июль 2021 - 07:27
    Без имени
    Ярар сойлэсэлэр ,исен китмэсен бер акыллы зат болай дигэн кынгыоауны яхшы атка тагалар,...