Шәһри Казан

Илназ Галәвиев мәктәпкә һөҗүм итәр алдыннан җентекләп әзерләнгән

Россия тикшерү комитеты башлыгы Бастрыкин белдергәнчә, Казанда гимназиядә атыш оештырган егет һөҗүм итүгә җентекләп әзерләнгән.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белдергәнчә, Казанда мәктәптә атыш оештырган Илназ Галәвиев һөҗүм итүгә җентекләп әзерләгән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Ведомство башлыгы сүзләренчә, Галәвиев фатирыннан алынган дәлилләр, ягьни кәрәзле телефон һәм шәхси компьютерны криминалистлар җентекләп  өйрәнгән. Аларда табылган мәгьлүматларга караганда, Галәвиев алдан ук һөҗүм итүгә план корган, маршрутын төзегән. Тентүләр барышында шулай ук патроннар дә табылган.
"Башка дәлилләр белән бергә, фигурантның әлеге җинаять кылуга җентекләп әзерләнүен раслаучы мәгълүматлар алынган", - дип йомгаклаган Бастрыкин.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: