Шәһри Казан

Илсөя Бәдретдинова айга бер хәйрия концерты куячак: "Имеш кеше елаганда җырлап йөрибез..."

Бу хакта Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.

"Бу минем шәхси фикерем! Мин сәясәттән ерак профессиядә... Гомумән, сәясәттән еракмын. Ләкин бу куркыныч хәлләр барыбызга да кагылды. Һәр гаилә ишеген диярлек шакый. Мобилизацияләнгән җегетләр арасында минем туганнарым, авылдашларым...Мин үзем дә ир-ат бала әнисе!

Бу көннәрдә ниләр генә язмыйлар безгә. Укырга куркыныч хәтта. Имеш, без кеше елаганда җырлап йөрибез. Сугыш башланды дип кибетләрдә әйберләрне бушка бирә башладылармы соң? Сез эшкә йөрүдән туктадыгызмы? Хәер... акыллылары аңлый бугай инде. Шундый вакытта булса  да кешедән начарлык кына эзләп, белер-белмәс пычрак атып ятудан туктап торсак идек!

Реклама

Беркайчан да кемгәдер ярдәм иткәнемне кешегә чыгарганым булмады! Тик бу очракта мәҗбүрмен. Мин айга бер концертымны тулысынча хәйрия концерты дип игълан итәм. Кергән барлык акча мобилизацияләнгән егетләр файдасына китәчәк! Безнең егетләргә! Акыллы, сабыр, бердәм булыйк!" - дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 сентябрь 2022 - 17:41
    Без имени
    Молодец Илсөя бик дөрес әйтәсең бердә исең китмәсен бөтен кешегә ярап бетеп булмый ??❤️