Шәһри Казан

Җиргә мәхәббәт кометасы якынлаша

26-27 май көннәрендә Кариев театрында “Тимур һәм комета” спектакле узачак.

Аның яшь чикләве 8+, ягъни ул - кечкенә һәм урта яшьтәге балалар өчен куела торган әсәр. Театр директоры Луиза Янсуар әйтүенчә, спектакль Полина Коротычның “Вадик поет свою музыку” пьесасына нигезләнеп куела. “Бу пьеса безгә туры килә дип уйладым да, аны татар теленә тәрҗемә иттек. Хәзерге вакытта аны әзерләү эшләре бара”, - диде Луиза. 

Спектакльне сәхнәләштерү өчен читтән режиссер Тимер Шәрәфетдиновны чакырганнар. “Спектакльдә мәхәббәт кометасы оча. Әсәрдә бүгенге көндә сирәк күренеш булган мәхәббәт һәм дуслык кыйммәтләре, кешенең кешегә кирәк булуы, аның якыннары белән аралашуы турында сүз бара. Шуңа да мин тамашачы белән әлеге әсәр аша аралашырга булдым”, - диде Тимур Шәрәфетдинов.

Реклама

Актриса Алсу Шакирова әлеге спектакльдә песнәк ролен башкара. “Яңа режиссер белән эшләү - актер өчен һәрвакыт яңалык, яңа тәҗрибә. Безнең репетицияләр бик кызык уза, бик күп көләбез, күп сөйләшәбез. Спектакльне балаларга карарга җиңел булсын, алар безне аңласын дип куярга тырышабыз. Мин үзем песнәк ролен башкарам. Песнәк – ул социаль челтәрләргә “баткан” бер кош. Аның миллионлаган язылучысы бар, ләкин, төп герой Тимурныкы кебек үк, якын дуслары юк”, - ди Алсу.

Төп герой Тимурны исә Илдар Гатауллин башкарачак. Пьесаның беренче өлеше шигъри форматта барачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: