Шәһри Казан

Ирле-хатынлы педофиллар өч ел балаларын мәсхәрә иткәннәр

44 яшьлек хатын белән аның 34 яшьлек ирен төрмәгә озатканнар. 

Бу хәл Саратовта булган. Үги әти дигән кеше ир балага 9-12 яшь булганда, аңа берничә тапкыр сексуаль көч кулланган. Моны әни кеше белеп торган. Ул үзе баланы ир янына алып килә торган була. Үзе дә баласы белән җенси мөнәсәбәткә керә. Моннан кала, ир хатынының 2000 елгы, ул вакытта балигъ булмаган кызын да көчли.

Суд ир-атны 20 елга каты режимлы колониягә озаткан, хатынын – 13 елга. Алар үз гаепләрен танымаган.

Реклама

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: