Шәһри Казан

Исландиянең футбол җанатары Сигурдфлордбрадсен, Казан сүзенең әйтелеше авыр, дип зарланган

Исландиянең футбол җанатары Гундермурд Сигурдфлордбрадсен, Россия шәһәрләре һәм рус фамилияләренең әйтелеше авыр, дип зарланган.

Алар арасында Казан белән Сочи да бар. Гундермурд фикеренчә, бу футбол чемпионатын карарга килүче чит ил кешеләренә күпмедер кыенлык тудырырга мөмкин, дип яза Eurosport.ru порталы. Аның каравы Сигурдфлордбрадсен, Исландиянең Киркьюбайарклейстур һәм Фаскрудсфьордур авылларын, шулай ук Эйяфьядлайокудль вулканын әйтергә бик җайлы, дип белдергән.

Реклама

Фото: twitter.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: