Шәһри Казан

Ижевск мәктәбендәге атышта һәлак булучылар саны 17гә җиткән

Ижевск мәктәбенә һөҗүм иткән вакытта зыян күргән өч бала бик авыр хәлдә.

Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ижевскида һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 17гә кадәр арткан. Бу хакта Удмуртия хакимияте Тикшерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Реклама

«17 кеше үлде, шул исәптән 11 бала һәм алты олы кеше», — диелә белдерүдә. Тикшерү комитетының элеккеге мәгълүматлары буенча үлүчеләр саны 15 иде: 11 бала һәм дүрт олы кеше. Яраланучылар саны 24 кеше — 22 бала һәм ике олы кеше.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: