Шәһри Казан

Ижевскта атыш оештыручының шәхесе билгеле

Һөҗүм итү аркасында 13 кеше һәлак булган, шуларның 7се-балалар. Ике сакчы һәм ике укытучы фаҗига урынында җан биргән. Тагын 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

Мәктәпкә һөҗүм иткән ир сыйныф бүлмәләренең берсендә үз-үзенә кул салган. Киемендә фашист свастикасы сурәте төшерелгән була.
Коточкыч җинаятьтә шикләнелүчедә ике травматик пистолет һәм күпсанлы патроннар табылган. Ә пистолетның тышында кызыл буяу белән"нәфрәт"сүзе язылган.

Тикшерү комитеты Ижаудагы мәктәпкә һөҗүм итүченең шәхесен билгеләде. Бу Артем Казанцев, 1988 елда туган, Ижау шәһәрендә туган, әлеге мәктәпне тәмамлаган. 

Реклама

Тикшерүчеләр әлеег ирнең яшәү урыны буенча тентү үткәрә, һөҗүм итүче турында тулы мәгьлүмат җыя, әйләнә-тирәсен өйрәнә. Аның неофашистик карашларга һәм нацистлар идеологиясенә тугрылыгы тикшерелә.

Удмуртиядә 88нче мәктәптә һәлак булганннар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: