Шәһри Казан

Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевка үзенчәлекле бүләк ясаган

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка гаҗәеп бүләк ясаган.

Хәзрәт юбилярга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң югары бүләген — I дәрәҗә Мәрҗани орденын һәм 922 елда ислам динен кабул итү уңаеннан Болгарда куелган истәлекле тамганың нөсхәсен бүләк иткән. 

Реклама

“Бүген дә сез Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәлләп төпле һәм уйланылган адымнарга, өммәткә һәм динебезгә күп файда китергән эшләргә бай һәм үтә дә мөһим дини, милли, иҗтимагый-сәяси эшчәнлегегезне эзлекле һәм нәтиҗәле башкаруны дәвам итәсез. Зур тырышлыклар куеп һәм ихластан Ислам үсеше өчен җан атып, илебез мөселманнары файдасына куйган хезмәтегез, игелекле гамәлләрегез өчен Раббыбыз әҗер-савапларын бирсен!” - ди Камил хәзрәт Минтимер Шәймиевка котлавында.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: