Шәһри Казан

Канализация коесында газ белән агуланган тагын бер эшче үлгән

Юынтык сулар чокырында күкертле водород белән агуланып зыян күргән эшчеләрнең берсе Түбән Кама хастаханәсендә вафат булган.

Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Каманың Каенлы авылында балалар бакчасы артында дүрт эшче канализация коесына төшкән һәм газ белән агуланган. 

Реклама

Коткаручылар коедан дүрт эшчене чыгарган. Кызганычка каршы, икесе урында ук һәлак булган. Тагын берсе хастаханәдә үлгән. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: