Шәһри Казан

Казан мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча штаб булдырырга кушты

Штаб Казанда туганнары повестка алган һәм мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләре белән хезмәттәшлек итәчәк. 

"Бүген авыр вакыт. Ирләре, әтиләре, абыйлары Казаннан еракка үз бурычларын намус белән үтәргә киткән гаиләләргә аеруча авыр. Мобилизация буенча киткән гаиләләре берүзе түгел, алар безнең яклавыбыз астында. Мин үзем үк штабны җитәкләрмен. Без башта ихтыяҗларны анализлыйбыз һәм якын арада ярдәм чаралары исемлеген билгеләячәкбез», - диде Илсур Метшин. 

Реклама

Ул штаб эшенә шәһәрнең барлык хезмәтләрен, структур бүлекчәләрен, «Добрая Казань»хәйрия фондын да җәлеп итәргә кушты. Һәр гаилә белән элемтә урнаштырылачак, аннан соң конкрет ярдәм чаралары эшләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: