Шәһри Казан

Казанда 100 балл җыючылар күбрәк

БДИ буенча Татарстанның һәр икенче йөз балл җыйган укучысы Казан мәктәбен тәмамлаган.

Быел ике фән буенча максималь баллны республиканың 11 укучысы җыйды, шуларның 7-се – башкала укучылары.
– Казан мәгариф өлкәсендә дә республика өчен һәрвакыт үрнәк булды. Бүген без мәгариф нык фундаментта тора һәм үз нәтиҗәләрен бирә дип әйтә алабыз. Казан буенча БДИ нәтиҗәләре начар түгел, бигрәк тә пандемия елы өчен. Өстәвенә, шәһәрдә югары баллчылар саны артты, – дип билгеләп үтте август аеның шәһәр педагогика киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Реклама

Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сүзләренә караганда, быел рус теле буенча БДИның уртача баллы 74 баллдан артык тәшкил иткән. Соңгы 10 елда бу нәтиҗәләр 10 баллдан артык булган. Профильле дәрәҗәдәге математика буенча уртача балл 10 ел эчендә 10 баллга арткан. Узган ел белән чагыштырганда, нәтиҗә 1,87 баллга югарырак булган.
– Безнең чыгарылыш сыйныф укучылары Казан университетларына уңышлы керә, ә 39 процент республикадан читтә ил һәм дөньяның иң яхшы вузларында укый. Без алар шәһәр һәм республика файдасына эшләр өчен югары квалификацияле белгечләр булып кайтырлар дип өметләнәбез, – диде Ирек Ризванов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: