Шәһри Казан

Казанда 11 яшьлек кыз трамвай астында калган

Казанда Отрадная урамында 11 яшьлек яшүсмер кыз 32нче номерлы трамвай астына эләгеп һәлак була.

Бу хакта "Метроэлектротранс" МУП хәбәр итә.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, кыз тиешсез урыннан трамвай юлларын йөгереп узарга булган. Трамвай йөртүчесе кызны бик соң күреп ала, электр транспортын туктатырга өлгерми кала.
Хәзер әлеге һәлакәтнең барлык сәбәпләре ачыклана, тикшерү бара.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: