Шәһри Казан

40нчы гимназия укучысы мәктәпне шартлатырга теләвен әйткән

Казанда мәктәпне шартлатырга янаган укучы аркасында 40 нчы номерлы гимназияне эвакуацияләгәннәр.

Казанда 40 нчы номерлы гимназияне эвакуацияләгәннәр, бер укучы малай үзен агрессив тота башлаган һәм туган мәктәбен шартлатырга янаган. Бу хакта mash iptash телеграм-каналы яза.

Реклама

Телеграм-канал мәгълүматы буенча, Казанның 40 нчы гимназиясе укучысы ниндидер мизгелдә үзен агрессив тота башлый, барысын да күрә алмавы, укучыларны атарга теләве һәм мәктәпне шартлатырга җыенуы турында кычкыра башлаган. Уку учреждениесенә ашыгыч хезмәтләрне чакырганнар - полиция һәм этләр белән кинологлар килгән, ә укучыны икенче каттан психиатрлар бригадасы алып киткән. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматы буенча, укучының шулкадәр көчле реакциясенең сәбәбе - сыйныф җитәкчесе аның электрон тәмәкесен тартып алган. Нәтиҗәдә, гимназиядән 200 бала чыгарылган, ә бинаны этләр белән кинологлар тикшерә. Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: