Шәһри Казан

Казанда арендага бирү өчен фатир алу отышлымы?

Казанда арендага бирү өчен сатып алынган фатир 11 елдан артык акланачак.

Казан фатирларны арендага бирү отышлылыгы буенча алты шәһәрдән генә калыша. Татарстан башкаласында бер бүлмәле фатирны сатып алу өчен тотылган чыгымнарны каплау өчен 11,6 ел көтәргә туры киләчәк.

"Этажи" компаниясе исәпләп чыгарганча, Екатеринбургта фатир сатып алу отышлырак. Биредә 1 кв.м торак 87,6 мең сум тора, ә аренда ставкасы - аена 23,16 мең сум. Шул рәвешле, 30 "квадрат" мәйданлы бер бүлмәле фатир 9,3 елдан соң ук үз-үзен аклаячак.

Реклама

Икенче урында - Новосибирск. Анда 9,8 ел көтәргә туры киләчәк. Өчлекне Чиләбе йомгаклый, анда уртача керем 10,8 ел тәшкил итә. Красноярск һәм Самарада бу вакыт 10,9 ел тәшкил итә, Пермьдә - 11,4 ел. Петербург, Мәскәү, Волгоград, Омск, Ростов-на-Дону, Уфа һәм Түбән Новгород халкына шул вакыттан да озаграк көтәргә туры киләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: аренда
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: