Шәһри Казан

Казанда ике яшүсмер исле газ белән агуланып хастаханәгә эләккән

Казанның Беломорск урамындагы 35а йортның фатирында хатын-кыз һәм ике яшүсмер исле газ белән агуланган.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләрнең өчесенә дә «исле газ белән агуланган» дигән якынча диагноз куелган.

16 яшьлек кыз һәм 14 яшьлек малай республика балалар клиникасына озатылган. 39 яшьлек хатын госпитализациядән баш тарткан. 

Реклама

Һәлакәт сәбәбен ачыклыйлар.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: