Шәһри Казан

Казанда ирле-хатынлы агуланып үлгән

Казанда Короленко урамында ир белән хатын үз фатирларында сөрем газы белән агуланып үлгән.

Аларны туганнары тапкан. Хатын-кызга — 45 яшь, ир-атка 48 яшь булган.

Башлангыч версия буенча, алар сөрем газы белән агуланып үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәрткәнчә, угар газының төп чыганаклары - төзек булмаган мичләр һәм башка газ приборлары, бассейндагы су җылыткычлары.

Реклама

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башыннан Татарстанда 41 кеше сөрем газы белән агуланган. Аларның 15е - олы кеше, берсе - бала. Зыян күрүчеләр арасында - 75 зур кеше, шул исәптән 27 бала. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: