Шәһри Казан

Казанда яшәүче хатын кызы туу турындагы ялган документлар белән ана капиталы алган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләре ачыклаганча, 2020 елның көзендә Казанда яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз Пермьдәге ЗАГСларның берсенә кызының тууы турында ялган документлар биргән.

Шуннан соң ул шулай ук РФ Пенсия фондының Казандагы һәм Чусовой шәһәрендәге идарәсенә торак шартларын яхшыртуга - Балык Бистәсе районында кишәрлек сатып алу өчен мөрәҗәгать итә.
Нәтиҗәдә, хатын-кызга 483 мең сумнан артык ана капиталын күчергәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

"Түләүләр алганда мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятькә катнашы булуын хатын-кыз таныган, хәзер ул читкә китмәү турында подписка астында. Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана, тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: