Шәһри Казан
16+

Казанда яшәүче лотереяга 155 миллион откач ике тәүлек йоклый алмаган

Лотереяга 155 миллион отучының кем икәнлеге мәгълүм булган. Ул - Казанда яшәүче 25 яшьлек риэлтор, дип хәбәр итә "Столото"ның матбугат үзәге.

Әлеге ишелеп төшкән бәхеткә ия булган егет  ике ел дәвамында лотерея уеннарында катнашкан булган. Әлеге отыш алдыннан ул берничә лотерея билеты алган. Ә үзенең чыннан да шундый зур сумма отканын белгәч ул дулкынланудан ике тәүлек йоклый алмаган. Мизгел эчендә миллионерга әйләнүче шул акчага Мәскәүгә күченеп китәргә, чит илләрдә ял итәргә җыена. Әле калган акчаны төгәл нәрсәгә тотачагын уйламаган. Ә менә аның ике миллионын һичшиксез хәйриягә тотачагын гына әйткән ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: