Реклама
18нче мартта 17:00дә Казанның Меңьеллык мәйданында Кырым белән Севастопольнең Россиягә керүенә багышланган митинг-концерт була.
Кырым белән Казанны мәдәни-тарихи, дини һәм икътисади җепләр бәйли. Татарстанлылар Кырым белән Севастопольнең Россия составына керүе буенча үткәрелгән референдумны хуплап кабул итте.
2014нче елның 16нчы мартында 82,71% Кырым халкы һәм 96,77% Севастополь халкы әлеге берләшүгә ризалык белдереп тавыш бирде.
Татарстанның иҗат коллективлары, башкаручылар катнашындагы "Без бергә" митинг-концертына барлык казанлыларны көтеп калалар. Үзегез белән якыннарыгызны да алып килергә онытмагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз